Менделеевск муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы мәсьәләләрен тикшерү буенча гавами чара үткәрү турында

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме: ачык чара

Чараның темасы: «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында алкоголь базарының торышы һәм алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау».

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 26 ноябре, 10.00 сәгатьтә

Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Менделеевск шәһәре, Фомин ур., 7 йорт, кече зал

Чара үткәрү ысулы: киңәшмә

Чараның статусы: планлаштырылган

Чараның кыскача тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.

Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 24.11.2021 кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Elmira.Dosmanova@tatar.ru

Мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча ачыкларга мөмкин:

+7 (8552)71-26-36, + 7(85549)2-12-82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International