Зәй муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы администрациясендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш һәм ПК бүлеге хезмәткәре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында этил спиртының, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов үз чыгышында 2021 елның 9 аенда район территориясендә алкогольле продукция сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау, булдырмау буенча алып барылган эшкә йомгак ясады, уңай моментларны гына түгел, проблемаларны да билгеләп үтте.

Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: Зәй муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне куллану базарының торышы турында;

законсыз алкогольле һәм спиртлы продукция кертү каналларын булдырмауга юнәлтелгән чаралар турында; алкогольле продукцияне законсыз сатуны тыюга юнәлтелгән чаралар турында; шәһәр һәм район сәүдә объектларында Татарстан Республикасы җитештергән алкогольле продукция ассортиментын саклау турында; стеллажларда алкогольле продукция урнаштыруны яңадан карау турында, сүз алып барылды.

Комиссия эше нәтиҗәләре буенча алкогольле продукцияне лицензиясез сатуны тыюга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде. Моннан тыш, комиссия алкогольле продукциянең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, законсыз әйләнешен булдырмауга, районның авыл торак пунктларында сәүдә объектларының санын арттыруга, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен сату күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International