Татарстан Республикасында «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучылар белемен арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Кулланучылар үз-үзен тотышы нигезләрен белү тагын да актуальрәк һәм әһәмиятлерәк була бара.
Олимпиада безнең республикада тугызынчы ел үткәрелә. Агымдагы елда мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика олимпиадасында катнашу өчен Татарстан Республикасының 8-9 һәм 10-11 сыйныфларында белем алучы 15 меңгә якын укучы гариза биргән. Олимпиадада катнашырга теләүчеләр саы елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2013 елда олимпиадада 500ләп катнашучы, 2014 елда – 800 гә якын, 2015 елда - 1800, 2016 елда - 2400дән артык, 2017 елда - 4000нән артык, 2018 елда – 6285, 2019 елда - 9441, 2020 елда 13969 укучы катнашты. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксынуның арта баруы, үсеп килүче буын активлаша баруы турында сөйли.
Укучылар алган кулланучылар белемнәре аларга хезмәт һәм товарларның күптөрлелегенә ориентлашырга, дөрес сайлау ясарга һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Олимпиаданың беренче этабы www.tatzpp.ru сайтында тест формасында узды;
2 этап кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язу формасында дистанцион рәвештә үтте.
Олимпиаданың жюри вәкилләре республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары, кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мөгаллимнәреннән оештырылды. Комиссияне Митюшкин Юрий Иванович – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгының РПА)» ЮҺБ ФДБМУ доценты җитәкли.
Бүген, 2021 елның 3 ноябрендә, Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика олимпиадасының 3 этабы тәмамланды.
Йомгаклау этабында 30 иң көчле финалист катнашты. Соңгы этап онлайн-әңгәмә формасында узды, анда олимпиадада катнашучыларга кулланучылар һәм аның контрагентлары арасында килеп туган төрле ситуацияләр белән бәйле сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Олимпиада нәтиҗәләре киләсе атнада игълан ителәчәк.