Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә хезмәт командировкасы барышында Беломорская һәм Давыдов урамнары киселешендә урнашкан стационар булмаган киоскта алкогольле продукцияне сату фактын ачыклады, сәүдә объектын карап чыкканда товар-озату документлары, алкоголь сату хокукына лицензия, БДАМСта продукция турында мәгълүмат, сыйфат сертификатлары булмау ачыкланды. Киоскта хуҗалык эшчәнлеген шәхси эшмәкәр алып бара. Ноктада булган алкогольле продукция ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәүгә экспертиза үткәрүгә нигез бирә. 1,625 л күләмендә продукция хуҗасыннан алынды, административ тикшерү бара.