Кулланучыларга искәрмә: блендерны ничек дөрес сайларга?

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Блендер үзенең исемен инглиз теленнән «болгату» сүзеннән алган. Бу җиһаз аш бүлмәсендә алыштыргысыз ярдәмче.  Аның ярдәмендә төрле аш-суны тиз һәм гади итеп әзерләргә була.

Әлеге җайланма кыска вакыт эчендә ризыкларны вакларга, болгатырга, төрле боламыклар, кокотейль әзерләргә мөмкинчелек бирә. Кухня комбайны белән чагыштырганда, блендерның өстенлекләре күбрәк: ул кухняда аз урын алып тора, ә башкарган эшләре шул ук.

Бендерның төп функцияләре булып түбәндәге операцияләр санала:

- Бер халәткә кадәр болгату. Бу режим сыеклыклар белән дә, төрле ныклыктагы башка продуктлар белән дә эшли ала.

- Кисү һәм ваклау функциясендә пычак 2 яки 4 лопастлы булырга мөмкин.

- Алдынгы модельләрдә булган боз вату режимы була. Аның ярдәмендә сыйфатлы смузи яки салкын кофе эчемлекләре әзерләү мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Блендер сатып алу» темасына кулланучылар арасында анкета үткәрде. Респондентларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

«Кулланучы хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, сатучыга блендерны тиешле сыйфатта булмаган очракта гына кире кайтарырга мөмкин икәнлеге аңлатылды. Шул ук вакытта, РФ Хөкүмәтенең 10.11.2011 елның 924 номерлы карарыннан чыгып, тиешле сыйфаттагы блендер кире кайтарылырга, башка фасондагы шундый ук товарга алмаштырылырга тиеш түгел, чөнки ул техник яктан катлаулы товар булып санала. Әмма сыйфатлы, төзек товарны да кире кайтару вариантлары бар. Әйтик, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары сатучыга дистанцион сату ысулы булган очракта, блендерны кире кайтару мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International