Маркировкасыз алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оператив чаралар үткәргәндә, Зәй районы территориясендә контрафакт билгеләре булган алкогольле продукция булуы ачыкланды. Полицейскийлар фаразлаганча, алкоголь алга таба сату өчен билгеләнгән.

0,5 литр күләмендә 240 шешә тартып алынды. Тартып алынган барлык продукциянең акциз маркалары яки федераль махсус маркалары булмаган. Күрсәтелгән продукция үрнәкләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды, алар «Татэкспертцентр» ДБУнә кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен фальсификация һәм куркыныч билгеләре булу-булмауга тикшерү өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International