Арча шәһәренең ярминкә мәйданында җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы һәм башка төр продукцияләре ярминкәсе узды. Кулланучыларга консультация бирү һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә үз вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, Арча территориаль органы тарафыннан консультация пункты оештырылды.
Мөрәҗәгать иткән барлык кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре аңлатылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында тәкъдимнәр бирелде.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүматлы басма продукция тәкъдим ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе территориаль орган хезмәткәрләренә урында төрле мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.