Актив рәвештә онлайн-семинарлар үткәрелә

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Илдә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чаралар күрү сәбәпле, Казан территориаль органы белгечләре онлайн-семинарлар һәм видеоэлемтә – Zoom платформасында видеоэлемтә буенча лекцияләр алып баруларын дәвам итәләр (https://zoom.us).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый форматтагы чаралар уздыру үзен каникуллар һәм чикләү чаралары режимында танытты.

8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә бүлек җитәкчесе Марсель Шаһидуллин Казан шәһәренең 8-11 сыйныф укучылары белән видео-семинарлар үткәрде.

Мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә, шул исәптән мәктәпләрдә һәм вузларда - 98 нче урта мәктәп, 175 нче урта мәктәп, К(и)ФУ һәм башкалар.

Мәктәп укучылары - товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану процессына актив җәлеп ителгән халыкның яшь өлеше, кулланучылар төркемнәренең берсе, ул калган яшьләргә генә түгел, ә бу яшь төркеменнән читтә дә шактый киң катламнарга йогынты ясый.

Дәресләр сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы Закон маддәләрен яктырту, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очракларына багышлап төзелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына төрле мәсьәләләр буенча кулланучыларның мөрәҗәгать итүләреннән мисаллар һәм аларны хәл итү ысуллары китерелә. Мәктәп укучылары сыйфатсыз заманча элемтә чаралары, компьютерлар, кием-салым, эчемлекләр, тәмәке эшләнмәләре өчен акчаны кире кайтару, аларны алыштыру яки кире кайтару мәсьәләләрен хәл иткәндә шәхси тәҗрибәдән алынган очраклар турында фикер алышуга актив кушылалар.

Чаралар "Бөтендөнья сыйфат атнасы"на багышланган.

Мондый форматтагы лекцияләр киләчәктә дә юкка чыкмаячак, ә күзгә-күз очрашуларны тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International