Сәүдә объектында семинар-укулар үткәрделәр

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, шәхси эшмәкәр Мөхәммәтҗанованың кош ите һәм казылык әйберләре сатыла торган сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде. Белгечләр тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормалары аңлатылды. Товарлар һәм җитештерүче турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиеш, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве нинди документлар белән раслануына аерым игътибар бирелде. Чара ахырында мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International