2021 елның 9 ноябрендә, Европа сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән кулланучы белемнәре нигезләре буенча онлайн класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш иде, аның барышында балалар «Сыйфат көне»нең барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын дөрес куллану кагыйдәләре һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, аларга кирәк булганда мөрәҗәгать итү өчен, кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде.
Икенче - практик өлештә сорау-җавап формасында уен үткәрелде. Укучылар, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәнис Хәкимҗанов җитәкчелегендә, уенда актив катнаштылар. Сәүдә һәм эшләр башкаруга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук укучыларны таләпләр кую сроклары, товарны дистанцион сату ысулллары да кызыксындырды, барысы да үз сорауларына җаваплар алдылар.