2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Чара башында Марина Егорова җыелучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре нигезендә, аерым мәсьәләләрне конкрет мисалларда карап, кулланучылар хокуклары белән таныштырды. Шуннан соң җыелучыларда булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Бирелгән сорауларның күбесе сатып алына торган товарларның: көнкүреш техникасы, кием-салым һәм аяк киеме сыйфатына кагылышлы иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сорауларның күп өлеше урында, «тере» диалог барышында хәл ителде, ә кулланучылар тарафыннан аларның законлы хокуклары бозылган очракта, гамәлләр алгоритмы һәм мәгълүмат алынды.
Күчмә чара барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында искә төшереп үтелде, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә – кулланучының барлык мөһим һәм актуаль бүлекләргә онлайн керү мөмкинлеге бар, мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә, шулай ук гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала.
Гамәлдәге практика тагын бер кат раслый – күчмә кабул итүләр авыл өчен бик кирәкле булып кала, халык үзләренең проблемалары белән бик теләп уртаклаша, аларның күбесе уңай хәл ителер дип ышанабыз.