Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) - ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә сыйфат буенча алдынгы халыкара оешмалар: сыйфат буенча Европа оешмасы, Япония галимнәр һәм инженерлар берлеге, сыйфатны тикшереп тору буенча америка җәмгыяте һәм сыйфат буенча Латин Америкасы Оешмасы (БМО ярдәме белән) инициативасы буенча үткәрелә торган чара.
Бөтендөнья сыйфат көненең төп бурычы һәм максаты - дөнья базарында тәкъдим ителгән хезмәтләрнең һәм җитештерелә торган продуктларның югары сыйфатлы булуын тәэмин итү. Бәйрәмнең төп максатларының берсе - товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты белән бәйле мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итүче эшчәнлекне көчәйтү һәм алга этәрү. Товарларга туры килергә тиешле беренче критерий – кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, икенче критерий - алар кулланучыларның билгеләнгән нормаларына, сорауларына һәм өметләренә җавап бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан кулланучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, чара үткәрелде.
Консультацияләр азык-төлек товарлары, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләренә, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсенә, көнкүрешнең күпчелек өлешенә кагылышлы сорауларның төрле спектры буенча үткәрелде. Белгеч тарафыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.