2021 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 2021 елның 9 аенда этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова (читтән торып), Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин рәислегендә узды.
Комиссия утырышында районның ведомство хезмәтләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында Балтач районы буенча 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы, алкоголь белән агуланулар, районда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау сораулары, Балтач районы территориясендә «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган эшләр турында мәсьәләләр каралды.
Азакта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тәкъдимнәрен исәпкә алып, районның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куелды һәм чаралар эшләнде.