Саба районы Эзмә авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Һәр кеше кимчелекле товар сатып алу, сәүдәдә яки хезмәт алганда алдашу белән очрашырга мөмкин. Мондый очракларда гражданнарның хокукларын «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы яклый. Закон сатучы (җитештерүче) һәм сатып алучы арасындагы бәхәсле ситуацияләрдә килеп чыккан мөнәсәбәтләр кагыйдәләрен билгели. Норматив акт, кимчелекле яки тиешле сыйфатка ия булуга карамастан, товарны кире кайтару мөмкинлеген күздә тота. Әйтик, товар сыйфатсыз булса, бәхәсне хәл итүнең беренче адымы - сатучыга претензия дип аталучы рәсми документ җибәрү.

Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - халык мәнфәгатьләренә җавап бирә торган иң нәтиҗәле ысул - бозылган хокукларны яклау гына түгел, аларны кисәтү һәм булдырмау да. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмира Шәйхетдинов катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү уздырды.

Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату Кагыйдәләре нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International