120 литр күләмендә сыра законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт Мәгълүмат Системасына Алабуга шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

Административ тикшерү кысаларында, 2021 елның 12 ноябрендә, «Гамбур» кафесының сәүдә бинасын карап чыгу үткәрелде, нәтиҗәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тиешле рәсмиләштерелмәгән товар-озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС системасында теркәлүне исәпкә алмыйча алкогольле продукция (сыра) әйләнеше факты ачыкланды, законсыз әйләнештән 120 литр сыра тартып алынды.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.16 ст.2 ө., 14.19 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хокук бозулар өчен административ җаваплылык штраф санкцияләре каралган: 2 өлеш буенча. РФ КоАП 14.16 ст. буенча 10 000 (ун мең) сум; РФ КоАП 14.19 ст. буенча 10 000 (ун мең) сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International