Алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозу очраклары ачыкланды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнар мөрәҗәгать итү сәбәпле, алкогольле продукция сату өлкәсендә контрольлек итү буенча чара үткәрде.

Мөслим муниципаль районындагы сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукция җитештерүнең һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы озату документларыннан (товар-транспорт накладное һәм аңа белешмә) башка, шулай ук БДАМСта исәпкә алынмыйча гына сыра сату ачыкланды, бу исә 14.16 ст.2 өлеше буенча беркетмәләр төзүгә нигез булып тора. РФ КоАП 14.19 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International