Мөслим районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 19 ноябре, җомга

2021 елның 18 ноябрендә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетында Рафаэль Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Рөстәм Ильясов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы - Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы - Марат Солтанов, Алкоторг ҖЧҖнең «Белый кремль» сату буенча директор урынбасары - Динар Җиһаншин, «Алкоторг» ҖЧҖнең алкогольле һәм спиртлы продукция сату буенча директор урынбасары - Илдар Минһаҗетдинов, Мөслим муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары (ZOOM режимында) катнашты; хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре, супервайзерлар катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча республика җитештерүчеләре продукциясен сатуны арттыруга ярдәм итәчәк һәм Татарстан Республикасының икътисадый мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәчәк карарлар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International