206 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 19 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт Мәгълүмат Системасына Автоградбанк тукталышында урнашкан сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

Административ тикшерү кысаларында, 2021 елның 17 ноябрендә, «Ашамлыклар» кибетенең сәүдә бинасын карап чыгу үткәрелде, нәтиҗәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукциянең (сыра һәм сыра эчемлекләре) ваклап сатуда булу факты ачыкланды, 206 литр продукция законсыз әйләнештән алынды.

1995 елның 22 ноябреннән 171-ФЗ номерлы, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аны куллануны (эчү) чикләү турында» Федераль законның федераль дәүләти җайга салу турында 16 нчы статьясы нигезендә, җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктларында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.

Моңа кадәр әлеге эшмәкәр белән алкогольле продукцияне сатканда хокук бозуларны кисәтү максатыннан профилактик әңгәмәләр үткәрелгән иде инде. Ул җәмәгать транспорты тукталышында һәм закон тарафыннан тыелган вакытта сәүдә объектында алкогольле продукция саткан өчен административ җаваплылык чаралары турында кисәтелгән.

Хокук бозучы РФ КоАП 14.6 ст. 3 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International