Нармонка авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Нармонка авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да, товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында, кире кайтарылырга яки алышынырга тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында үз сорауларына җаваплар алдылар.

Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International