Кагыйдә буларак, күп кенә кулланучылар товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучыга акчаны кире кайтару турында таләп куя. Әмма, кайбер сатып алучылар төрле сәбәпләр аркасында товарны алмаштыруга да риза, бу исә законнарга каршы килми. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы үз теләге белән шул ук маркадагы товарга алыштыруны яки сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы башка товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы.
Сыйфатсыз товарны алыштыру сатучы тарафыннан аның белән килешү нигезендә башкарылырга тиеш. Законның 18 статьясындагы 1 пунктында сыйфатсыз товарны алыштыру срокларының дүрт варианты каралган.
Беренче срок - кулланучы товарны алыштыруга карата таләп куелганнан соң җиде көн эчендә җитешсезлекләре булган товарны алыштыру. Бу срок төп булып тора, һәм әгәр моңа берни дә комачауламый икән, сатучы аны үтәргә тиеш. Товарның сыйфатына өстәмә тикшерү үткәрү кирәк булган очракта, товарны алыштыру срогы кулланучы тарафыннан таләп куелганнан соң егерме көнгә кадәр озайтылырга мөмкин - бу әлеге статьяда каралган икенче срок. Практикада сатучының кулланучы куйган көнне товарны алыштыру өчен кирәкле таләпнең булмавы очраклы хәл. Әлеге Закон бу очракта да товарны алыштыру вакытын күздә тота. Бу очракта товар кулланучы тарафыннан күрсәтелгән таләп куелганнан соң бер ай эчендә алмаштырылырга тиеш - бу законда каралган өченче срок. Бәхәс килеп туган очракта товар булмау факты сатучы тарафыннан документаль рәвештә расланган булырга тиеш. Шәрехләнә торган статьяның 1 пунктындагы 3 абзацында ерак Себер районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда сыйфатсыз товарны алыштыру срогының дүртенче варианты билгеләнә. Кулланучының бу очракта товарны алыштыру турындагы таләбе, сатучыда әлеге таләп куелган көнне товарны алыштыру өчен кирәкле товар булмаган очракта, әлеге районнарга чираттагы китереп җиткерү өчен кирәк булган вакытта канәгатьләндерелергә тиеш.
Товарны алыштыру өчен җиде көннән артык вакыт кирәк булса, кулланучы таләбе буенча сатучы товарны алыштыру турында таләп куелган көннән алып өч көн эчендә, шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган, аны үз хисабына китереп бирүне тәэмин итеп, кулланучыга вакытлыча файдалануга тапшырырга тиеш.
Шул ук вакытта сыйфатсыз товар яңа товарга, ягъни кулланышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Товарны алыштырганда гарантия срогы товарны кулланучыга тапшырганнан соң яңадан исәпләнә.