Сәүдә объектында аңлату чарасы үткәрделәр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Гарипов Р.Т. «ТПС» сәүдә объектында (Әтнә районы) белем бирү семинары үткәрде. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, аның нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш.

Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре турында киңәш-табыш бирелде, сатучыларның гына түгел, сатып алучыларның да кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр каралды.

Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International