Спиртлы сыеклыкны законсыз сатуны тыю турында

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урынына барып кайтты. Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты расланды. Сатучы чираттагы клиентка спиртлы сыеклыкны «уңышсыз» сатудан бик канәгать түгел иде.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст. 2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр. Эш материаллары карап тикшерү өчен Түбән Кама шәһәр судына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International