Кулланучы әлифбасы: автосервисмы яки шиномонтажмы?

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

«Шиномонтаж» сүзе бер яктан үз-үзе турында сөйли кебек. Тик икенче яктан берни дә аңлатмый. Чөнки бүгенге көндә шиномонтаж шиннарны монтажлау һәм демонтажлау буенча бер генә операцияне дә аңлатмый, әйтик, җәйге резинаны кышкы вакытка алыштырганда. Автомобиль һәм мотоцик шиналарына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча берничә чараны үз эченә алган эшләр комплексы барлыкка килә. Моннан тыш, шиномонтаж эшләреннән соң тәгәрмәчләрне баланслау мәслихәт.

Шуны аңларга кирәк, күп кенә автосервислар әлеге типтагы хезмәтләр күрсәтәләр, әмма һәр фирма да югары сыйфатлы эш башкаруны гарантияли алмый. Шиналар ремонтлау, шиномонтаж, гомумән алганда, һәм диагностика, мөһим мәсьәлә, чөнки автомобиль функциональлеге тулаем алганда ходовой эшенең дөреслегенә бәйле. Еш кына яңа эш башлаган автомобильчеләр моңа тиешле игътибар бирмиләр, бу алга таба күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хезмәтнең төрләре күп түгел, ләкин теге яки бу хезмәткә заявка биргәндә алга  таба ни көтәргә кирәклеген сез белергә тиеш.

Стационар шиномонтаж. Үз эченә спектры традицион хезмәтләр белән бәйле шиннар ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтүне (алыштыру) ала. Мондый шиномонтаж һәр автоүзәктә башкарыла һәм иң популяры булып санала.

Мобиль шиномонтаж. Махсус мобиль станцияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла, алар күрелмәгән очракларда ремонт ясарга мөмкинлек бирә.  Мобиль шиномонтажның өстенлеге - аның оперативлыгы.

Кайбер чыганакларда «күчмә шиномонтаж» дигән төшенчәне аерым очратырга була. Ул да мобильлеге белән аерылып тора.  

Шулай ук, автомобильнең техник характеристикаларына бәйле рәвештә, шиномонтажның аерым төрләрен: җиңел, йөк, һәм махсус билгеләнештәге шиномонтажны аерып чыгарырга мөмкин. Мисал өчен, җиңел транспортка хезмәт күрсәтү белән бәйлесе, йөк машиналары, шуңа бәйле рәвештә, фургоннар, һәм башкаларга хезмәт күрсәтүче автомобильләр өчен эшли. Махсуслаштырылган шиномонтаж спортчыларга, коллекцион автоларга хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән.

Әгәр сезгә шиннар ремонтларга кирәк икән, сервиска тиешле бәя бирергә кирәк. Бу очракта бу бәяне ничек дөрес итеп үткәрергә дигән сорау туа. Төп критерийларны билгеләгез, алар сезгә сервисны дөрес сайлауда ярдәм итәр:

Югары сыйфатлы шиномонтаж хезмәте күрсәтүне гарантияләүче автосервис заманча җиһазлар куллана. Аңа диагностика, шиналар кую, балансировкалау, эретеп ябыштыру һәм монтажлау өчен җиһазлар керә. Тиешле станоклар булмаган остаханә шиномонтаж эшләрен сыйфатлы башкаруны гарантияли алмый.

Икенчедән, һичшиксез, ремонт ясаучы автомеханикның белеменә игътибар итәргә кирәк. Клиентларның фикерләрен, теге яки бу сервисның эшчәнлеген анализлагыз, әлеге сервисның күпме еллар буе әлеге төр хезмәтләр күрсәтүе белән кызыксыныгыз. Танышларыгызның фикере яки киңәше беркайчан да артык булмаячак.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә – ремонт эшләренә дөрес бәяләү кыен. Әлбәттә, әгәр дә сез популяр, җанылган фирма сервисына мөрәҗәгать итсәгез, шиннар ремонтлау, шиномонтаж зур суммага төшәргә мөмкин. Кайбер очракларда хезмәт күрсәтүне мөстәкыйль башкарырга да була. Тик теләсә кайсы очракта да иң яхшысы - квалификацияле белгечләр хезмәтеннән файдалану. Бу башкарылган эшнең ышанычлылыгын тәэмин итәчәк, һәм сезне киләчәктә артык проблемалардан арындырачак.

Эшне башкару сыйфатын гарантияли торган шиномонтажга мөрәҗәгать итеп, сез беренче карашка ук эш нәтиҗәсен бәяли аласыз.

Беренче чиратта, сез шуны истә тотарга тиеш: теләсә кайсы сервиста клиент нинди эшләр башкарылуын һәм аның автомобиле белән ни өчен үткәрелгәнен төгәл белергә хокуклы. Сез осталарга кызыксындырган теләсә нинди сорауларыгызны бирә аласыз. Үз репутацияләренең кадерен белүче автосервислар үтә күренмәле сәясәт алып бара һәм заказчы белән диалог өчен ачык. Әгәр сездә алдау мөмкинлеге булу турында шик туа икән, мондый шиномонтаж сезнең игътибарыгызны җәлеп итәргә тиеш түгел, һәм аның хезмәтеннән баш тарта аласыз.

Мөмкин булганда осталарның ничек эшләвенә игътибар итегез. Яңа җиһазлар сервиста компетентлы хезмәткәрләр эшли дигән сүз түгел. Тәҗрибәле автомеханик беркайчан да кувалда яки чүкеч белән көпчәккә сукмаячак. Мастер пычрак тәгәрмәчләргә балансировкалау үткәрмәячәк. Тәгәрмәчләрне үзәкләгәндә, белгеч аларны автомат рәвештә гайковерт белән беркетеп куймаячак.

2021 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре хуҗалык итүче субъект белән, нәкъ менә автосервис-шиномонтажда семинар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International