Гражданнарның кулланучылар белемен арттыру һәм кулланучыларны алдау фактларыннан яклау максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, иң беренче чиратта, сатып алучыларның (кулланучыларның) иң зәгыйфь категориясе буларак, өлкән яшьтәге гражданнар арасында алдау практикасын киметүгә юнәлдерелгән аңлату эшләрен дәвам итүне актуаль дип саный.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, өлкәннәрнең кулланучылар белемен арттыру максатыннан чыгып, Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш» «реабилитация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкән буын вәкилләре белән очрашу оештырды.
Чара үткәрү кысаларында очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Федераль законның төп нигезләмәләре, гражданинның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылганда гамәлләр алгоритмы, сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алу турында аңлатылды, намуссыз сатучылардан үзеңне ничек саклап калу буенча киңәшләр бирелде. Чара барышында «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.