ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2025 ел
җомга

Шәхси эшмәкәр Кәримова Г.И. сәүдә объекты сатучылары өчен сәүдә кагыйдәләренең нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлату буенча семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукы

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

5 майда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре  «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында  «Кулланучы хокукларын якларга» дигән теманы ачыкладылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Куллану өлкәсендә өлкән буынның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев «Актаныш ветераннар йорты» клубында катнашучылар белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында кулланучылар сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча тәфсилле консультация алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

10
март, 2025 ел
дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын үтәү йөзеннән, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен комплекслы күчмә чаралар оештырып, җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашалар.  Әлеге очрашулар барышында җирле үзидарә органнары белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча укулар үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукы

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Буа шәһәрендәге күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәгендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукы

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбе укучылары өчен укыту чарасы үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукы

3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Декабрь инде башланды һәм күп кенә компанияләр Яңа ел корпоративын кайда уздырырга икәнлеген күптән хәл иткәннәрдер. Җәмәгать туклануы оешмаларыннан тәкъдимнәр күп, гражданнар һәм тулы бер коллективлар алдан заказлар ясыйлар, аванс калдыралар. Әмма еш кына тормышка алдан төзелгән планнардан һәм заказ бирелгән хезмәтләрдән баш тартырга мәҗбүр итә торган көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Әгәр яңа ел өстәле броньланган, аванс кертелгән, ә планнар үзгәргән икән, нишләргә соң? Заказчының авансны кире кайтаруны таләп итәргә хокукы бармы?

Тэги: кулланучылар хокукы

12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге гражданнарга мәгълүмат җиткерү һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү чаралары үткәрә.

Тэги: кулланучылар хокукы

18
октябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Гвардия ур., 53Б адресы буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә кизү тордылар. 

Тэги: кулланучылар хокукы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International