Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә кулланучылар белән консультацияләр үткәрә.
2025 елның 11 сентябрендә Алабуга районы территориясендә оештырылган «Кулланучылар сорауларына җавап бирәбез» акциясе узды. Кулланучылар территориаль орган белгече Татьяна Костинага сораулар бирә һәм һәр ситуация буенча аңлатма ала алдылар. Әлеге акция кысаларында катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар белеме буенча мәгълүмат буклетлары таратылды.
Мәгълүмати буклетлар - мәгълүматның иң аңлаешлы һәм бер үк вакытта эчтәлекле чыганакларыннан берсе. Кулланучы күрсәтмә формада кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча РФ законнары нормалары белән таныша, суд органына мөрәҗәгатьнең барлык этапларын өйрәнә, әгәр товар тиешле сыйфатта булмаса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларын белә ала.