Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу тәртибе турында

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

5 майда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре  «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында  «Кулланучы хокукларын якларга» дигән теманы ачыкладылар.

Безнең һәркайсыбыз үзенең көндәлек тормышында товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу ихтыяҗы белән очраша. Шул ук вакытта без кулланучының хокукый статусын алабыз һәм, шуңа бәйле рәвештә, Россия законнары нормаларын саклау һәм яклау астында калабыз. Бүгенге көндә товарлар түбән сыйфатлы, ә сатучылар кулланучыларга үзләре өчен генә отышлы товарлар яки хезмәтләр сату шартларын тагу очраклары еш очрый.

Белгечләр үз чыгышында пенсионерларга үз хокукларын бозмас өчен кулланучыга нәрсәләрне белергә кирәклеге турында сөйләделәр. Иң еш очрый торган хокук бозуларга мисаллар китерде. Реаль тормыш мисалларында кулланучылар хокукларын бозу ситуацияләрен, шулай ук үз хокукларыңны ничек якларга һәм хокук бозучыларны җәзаларга кирәклеген белделәр.

Очрашуда катнашучылар дәүләт органы хезмәткәрләренә кулланучылар базары темасына кагылышлы сораулар бирделәр. Белгечләр барлык мөрәҗәгатьләргә тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирделәр, мөрәҗәгать итүчеләргә аларның хокукый проблемаларын хәл итүнең төрле юлларын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International