Куллану өлкәсендә өлкән буынның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев «Актаныш ветераннар йорты» клубында катнашучылар белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында кулланучылар сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча тәфсилле консультация алдылар. Нәкъ менә ваклап сатучылар үзләренә рөхсәт иткән киң таралган хокук бозуларның берсе – товарга күрсәтелгән бәя һәм касса чегында бәяләр аермасы турында фикер алыштылар. Белгеч РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 10 маддәсе нигезендә расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренең 3 пункты нигезендә аңлатма бирде.
Очрашу азагында чарада катнашучыларга рус һәм татар телләрендә кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр өләштеләр.