Менделеевскта ачык чара узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Менделеевск муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина рәислегендә район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлгә ашыруны контрольдә тотучы субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре хакында фикер алышу буенча ачык чара узды.

Менделеевск районында алкоголь базарының торышы, үткәрелгән контроль чараларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында ачык фикер алышу үткәрелде.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International