ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре онлайн-семинарда катнашты

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «Дәүләт, кулланучылар һәм хокук ияләре мәнфәгатьләре сагында цифрлы маркировка» темасына онлайн-семинарда катнашты.

Семинарда катнашу өчен Идел буе федераль округының территориаль хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре: Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чувашия Республикасы һәм Пермь өлкәсе территориаль хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча төбәк комиссияләре әгъзалары, товарларны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау өлешендә вәзгыятьне контрольдә тоту буенча төбәк оператив штаблары әгъзалары чакырылган иде. Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча муниципаль комиссияләр, шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләре вәкилләре, шулай ук кызыксынган затлар катнашты.

Семинарны оештыручылар: «Антиконтрафакт» Халыкара ассоциациясе (сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясе каршындагы Эксперт советы эшчәнлеген оештыру-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыручы) һәм «Гадел билге» товарларны маркировкалау һәм күзәтү милли системасы операторы.

Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә узды.

Семинар эшендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, эксперт советы, товарларны маркировкалау һәм күзәтү милли системасы операторы, «Антиконтрафакт» Халыкара ассоциациясе белгечләре, шулай ук кайбер сәүдә маркаларына ия булучылар катнашты.

Семинар кысаларында товарларны маркировкалау һәм күзәтү буенча Милли системаны кертү, «гадел билге» дәүләт хакимияте органнары өчен махсус кушымта эше мәсьәләләре яктыртылды. РФ субъектларында маркировкалау кагыйдәләрен бозуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча практик киңәшләр бирелде, семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар яңгырады.

Россия һәм чит ил сәүдә маркаларына ия булучылар вәкилләре Россия Федерациясе субъектларында контрафакт вәзгыяте, шулай ук брендларны яклау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләделәр һәм оригиналь продукцияне контрафакттан, фальсификаттан һәм башка ялган әйберләрдән аерырга ярдәм итә торган билгеләрне атадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International