Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Чыгу барышында авыл халкы белән очрашулар, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты һәм «Олимп» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-укулар, урта мәктәп укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәресләр оештырылды, КФҮ һәм сәүдә предприятиеләрендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре үткәрелде, «Алып Хан» сәүдә йортында кизү тору оештырылды, шулай ук Базарлы Матак авылы пенсионерлары һәм инвалидлары өчен лекция–әңгәмә оештырылды.
Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов күчмә кабул итү барышында кулланучыларга консультацияләр бирде, алар үз сорауларын һәм проблемаларын хәл итү буенча төпле киңәшләр алдылар.
Сыйныфтан тыш дәрестә укучылар белән кулланучылар хокукларын яклау буенча узган Олимпиада нәтиҗәләрен карадылар һәм киләсе елга алдан ук әзерләнә башларга киңәш иттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар кеше эшчәнлегенең киң даирәсен колачлый, һәм аны хокукый нечкәлекләренә юнәлтү өчен күп нәрсә белергә кирәк. Моннан тыш, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләре дә каралды.