«Родник» үзәгендә консультация пункты эшләде

2021 елның 3 декабре, җомга

2021 елның 3 декабрендә, Инвалидлар Декадасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат бирү буенча консультация өстәле үткәрде.

Халыкка сәүдә кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының аерым маддәләре, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды. Барлыкка килгән конфликтларны һәм проблемаларны хәл итү буенча киңәшләр бирелде. Сыйфатсыз товарлар сатып алган очракта сатучыга дәгъва белдерү сроклары, шулай ук аларны сатучыга кире кайтару тәртибе каралды.

Чара кулланучылар хокукларын яклауның төрле мәсьәләләре буенча буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International