03.12.2021 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Шәпше авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Авыл халкы, нигездә, сәүдә өлкәсенә кагылышлы проблемалар буенча консультацияләр алды: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ.б. Авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.