Кулланучылар белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрелде

2021 елның 3 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.

Дәрес кысаларында укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарында роле турында сөйләделәр. Аннары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм яңа редакциядәге кайбер закон актлары нигезләмәләре - ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды. «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» РФ Федераль законының, шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләренә аерым тукталдылар.

Моннан тыш, укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронажы астында оештырылган Кулланучылар хокукларын яклау буенча узган Олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп укучылары ел саен Олимпиадада катнашалар, тырышып әзерләнәләр, әмма алар финалга барып җитә алмыйлар. Укучыларны киләсе елда Олимпиадада катнашырга чакырдылар, аңа хәзер үк әзерләнә башларга кирәклеген ассызыклап үттеләр. Кирәк булган очракта консультация сорап Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр.

Чара барышында, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алып, интернет-кибетләр аша товарлар сатып алу тәртибен, шул исәптән сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларын аңлаттылар. Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген һәм алмашынырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген карадылар.

Укучыларга мөстәкыйль уку өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасы  һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International