Әгерҗе муниципаль районында район башлыгы А.Р. Вәлиев рәислегендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырыш эшендә район эшмәкәрләре, «Алкоторг» ҖЧҖ, эшмәкәрләргә ярдәм фонды вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге белгеч-эксперты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге, «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» ДАСУ, ПИЗО, УСХиП, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: районның алкоголь базарының торышы, шул исәптән октябрь ае йомгаклары һәм агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре һәм сәүдә объектлары киселешендә; Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясенең өлешен арттыру максаты белән алкогольле продукцияне сату; коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы шартларында ярдәм итү программалары турында.
Республика продукциясен популярлаштыру, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактлары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген аңлату буенча бурычлар куелды.