Зәй муниципаль районында МВК утырышы узды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Комиссия эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова катнашты.

Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Архипова үз чыгышында ноябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында үткәрелгән комиссия беркетмәсенең үтәлешенә йомгак ясады.

Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: Зәй муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне куллану базарының торышы турында;

Татарстан Республикасында җитештерелгән сыра продукциясен сату күләмнәренә анализ ясалды. Аерым игътибар «Белый кремль» АҖ җитештергән сыраның чагыштырма авырлыгына юнәлтелде.

Авыл җирлекләре башлыкларына сәүдә челтәрләре булмаган торак пунктларда сәүдә объектларын ачу, шулай ук Татарстан Республикасының алкогольле продукция ассортиментын үтәүне контрольдә тоту мөмкинлеген табарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International