2021 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык өчен чара оештырдылар.
Чара барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару, тиешле сыйфаттагы товарны алыштыру, экспертиза үткәрү сроклары, дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар буенча консультацияләр бирелде. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Шулай ук «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм ярдәмгә мәгълүмати материал – белешмәлекләр таратылды.