Рәхмәт хатлары тапшырылды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның сентябрь аеннан ноябрь аена кадәр укучылар арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиада безнең республикада тугызынчы ел үткәрелә инде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары укучыларны олимпиадага әзерләгән педагогларны Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләү турында карар кабул иттеләр. Бүген Рәхмәт хатлары:

- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Табар Черкене урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кубайкина Светлана Валерьевнага;

- Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 1 нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салмина Елена Георгиевнага;

- Татарстан Республикасы Буа шәһәренең М. М. Вахитов исемендәге гимназиясенең җәмгыять белеме укытучысы Азизова Резедә Равил кызына тапшырылды.

Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International