Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (татар - рус) югары сыйныф укучылары арасында үткәрелгән викторинада катнашты.
Укучылар «коррупция» төшенчәсе, аның күренешләре һәм һәр гражданинга аның йогынтысы турында фикер алыштылар.
Викторинаны үткәрү кысаларында әлеге мәсьәләгә кагылышлы кулланучылар хокукларына һәм норматив-хокукый актларга кагылып үтелде.
Коррупцияне, һәр граждан актив тормыш позициясе биләгәндә, коррупция күренешләре киңлеген тарайту һәм мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итү өчен бөтен көчен куеп, үзеннән башларга һәм барлык күренешләрдә коррупциягә каршы атмосфера һәм түземсезлек тәрбияләргә кирәк булганда гына җиңеп була.