Кулланучылар белемен арттырабыз

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы консультанты В.Р. Өметбаева «Перекресток» кибетендә кулланучылар белеме буенча чара үткәрде. Чара барышында конкрет конфликтлы ситуацияләрне карадылар, кулланучыларга, сатучыларга һәм эшмәкәрләргә үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирделәр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм таләпләре, аларны үтәү зарурлыгы аңлатылды. Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International