Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Р. С. Зарипованың сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Чара барышында законның төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде. Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар, сәүдә кагыйдәләре белән китаплар тапшырылды.