Кулланучылар өчен консультацияләр үткәрделәр

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

2021 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы һәм консультанты Алсу Хөснетдинова һәм Венера Өметбаева Яшел Үзән районы Норлат авыл җирлеге башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрделәр. Консультацияләр барышында кулланучылар үз сорауларына җаваплар алдылар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының булуы турында хәбәр ителде, анда претензияләр үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына укулар үткәрелде.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International