Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Күпчелек кешеләр үз хокукларын, аларны ничек якларга икәнлеген белми. Бу күренешләргә каршы ничек тә булса көрәшү өчен кулланучылар хокукларын яклау турында федераль статуска ия Закон бар. Ул товарлар кулланучының һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала, шулай ук бу хезмәттәшлектә булган хокукларның асылын җентекләп ачып бирә.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.

Әгәр сезнең кулланучы буларак хокукларыгыз бозылган икән, мөстәкыйль рәвештә эшләргә ашыкмагыз. Закон нечкәлекләрен белмәү уңай булмаган нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Сатучы яки эш башкаручы белән телдән генә мөнәсәбәтләрне ачыкламагыз һәм исегездә тотыгыз – закон һәрвакыт сезнең яклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International