Хуҗалык итүче субъектлар өчен укулар үткәрелде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә (Межлаук ур., 13 йорт) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрде.

Катгый базар конкуренциясе шартларында, компаниянең актуаль булуы өчен, кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр хәлиткеч фактор булып тора. Эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы бердәнбер конкурентлы өстенлеккә әйләнде. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә. Хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 31.12.2020 елның 2463 номерлы һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International