2021 елның 23 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

2021 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була.

Дегустациядә Россиядә җитештергән күбекле ак ярымбаллы шәрабларның 10 үрнәген татып карау тәкъдим ителә.

Дегустациягә үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынган.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,75 литр сыешлы шешә өчен 170 сумнан 450 сумга кадәр. Кайбер үрнәкләр акция бәяләре белән сатып алынды.

Утырышка, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, «Татспиртпром» АҖнең «Vigrosso» филиалы вәкилләре дә чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International