2021 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова катнашында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
МВК утырышында комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук федераль һәм җирле сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.
Комиссия утырышы барышында районның алкоголь базары торышы мәсьәләләре каралды, агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча хәл анализланды. Эшмәкәрләргә сатучыларның алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәвен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.
Район халкы арасында алкоголь белән агуланулар, шул исәптән үлем белән агулану очракларының булмавын да билгеләп үтәргә кирәк.