2021 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.Егорова Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә хокук саклау органнары вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
Әлеге чара барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар үткәргәндә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Шулай ук 2022 елга уртак чаралар үткәрү планы да билгеләнгән.