Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы кибетләренең берсендә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Сатучы бу гамәлене «аз хезмәт хакы булганга, акча эшләргә теләгән идем», дип аңлатты. Шәхси эшмәкәр аңлатмасыннан күренгәнчә, әлеге категория товарның үз кибетендә сатылуы турында ул белмәгән.
Шуңа да карамастан, РФ КоАП 14.17.1 ст. 2 өлеше нигезендә, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы зат (шәхси эшмәкәр) тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуны күздә тота - алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Штраф билгеләү турындагы карарны Түбән Кама шәһәр суды кабул итәчәк.