27 декабрьдә Әлмәт территориаль органында Zoom платформасында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнары белгечләре катнашында хезмәт әзерлеге буенча дәрес үткәрелде.
Алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды; территориаль орган хезмәткәрләре эшчәнлегендә барлыкка килергә мөмкин булган коррупциоген хәлләр исемлеге, аларны минимальләштерү ысуллары, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартын үтәү каралды.
Хезмәт әзерлеге барышында Татарстан Республикасы Президентының "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын раслау турында" 2011 елның 23 мартындагы ПУ-142 номерлы Указы белән билгеләнгән таләпләр тикшерелде.
Соңыннан территориаль орган начальнигы Миләүшә Михеева эшендә югары нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.