Кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада призерларын бүләкләү дәвам итә

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Азнакай шәһәренең 1 нче лицееның 9 А сыйныфы укучысы Ралинә Фәссахованы «Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә җиңү белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында Балалар иҗаты үзәгендә бүләкләделәр. Укучы грамота һәм кыйммәтле бүләк алды.

Мактау грамоталары белән Ралинаны олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зилә Елисеева һәм «Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУнең уку дисциплиналары буенча методисты Миләүшә Галимҗанова бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International